- сәдәп
- 1. Киемдә һ. б. тукыма яки күн әйбердә: ике чабуны, якны махсус тишек яки элмәктән үткәреп, эләктереп тоту өчен хезм. итә торган түгәрәк эләктергеч, яссы төймәчек 2. Сәдәпләр, бизәнү әйберләре һ. б. ясауга китә торган ялтыравык материал (бака кабырчыгы кебекләрнең эчке җемелдәвек катлавы; Перламутр)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.